Студентлар һәм аспирантлар арасында Казан мэрының исемле стипендияләрен алуга фәнни-тикшеренү һәм фәнни-гамәли эшләр конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә

Студентлар һәм аспирантлар арасында Казан мэрының исемле стипендияләрен алуга фәнни-тикшеренү һәм фәнни-гамәли эшләр конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә. Ул укучыларны шәһәр хуҗалыгы, социаль өлкә һәм яшьләр сәясәте өлкәсендә фәнни-тикшеренү эшчәнлегенә җәлеп итү максатында үткәрелә. Барлык лауреатларга да стипендиат күкрәк билгесе, диплом һәм стипендия тапшырыла. Казан мэрының исемле стипендиясенә дәгъва итү конкурсы 1994 елдан бирле үткәрелә. Анда югары һәм урта һөнәри белем бирү уку йортларының көндезге уку формасы студентлары, югары уку йортларының һәм фәнни оешмаларның көндезге уку формасы аспирантлары, клиник ординаторлар, дәүләт яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру өлкәсендә эшләүче 30 яшькә кадәрге белгечләр катнаша ала. Конкурста катнашу хокукына Россия Федерациясе гражданнары ия.

Казан шәһәре территориясеннән читтә урнашкан белем бирү һәм фәнни оешмалар, филиаллар студентлары һәм аспирантлары конкурста катнашуга кертелмиләр. Конкурста фән кандидатлары катнаша алмый.

Конкурска эшләрне тәкъдим итү вакыты һәм тәртибе.

Катнашу өчен, 28 октябрьнең 23.59 сәг. кадәр, кирәкле конкурс документларын беркетеп, «Россия яшьләре» («Молодежь России») автоматлаштырылган мәгълүмат системасы аша электрон рәвештә гариза бирергә кирәк.

Тулырак мәгълүмат конкурс нигезләмәсендә бирелгән: положении конкурса

Оештыручылар: Казан шәһәре Башкарма комитетының балалар һәм яшьләр эшләре Комитеты, Казан шәһәренең яшь галимнәр һәм белгечләр Советы.

Белешмәләр өчен Телефон: (843) 238-39-64 Казан шәһәре Башкарма комитетының балалар һәм яшьләр эшләре Комитеты.