Студентлар арасында Н. И. Лобачевский исемендәге фәнни эшләр ачык конкурсы
Синең фәнни җыентыкта басылырлык фәнни эшең бармы? Син фәндә фәкать үз юлыңны башлаучы студентмы? Яки син үз тикшеренүеңне бөтенроссия дәрәҗәсендә якларга телисеңме? Әгәр бер генә сорауга булса да “әйе” дип җавап бирсәң, тизрәк гариза калдыр.
●Ә мин аны кая тапшырам? Н. И. Лобачевский исемендәге фәнни эшләр ачык конкурсы 2022-гә
●Конкурс кысаларында мин нәрсә эшләячәкмен? Син Эксперт советы каршында фәнни тикшеренүеңне яклыйсың, көчле белем бирү программасы узасың һәм Конкурс җыентыгында тезис бастырасың.
●Кем катнаша ала? 1-4 курс бакалавриат һәм 1-5 курс югары уку йортлары белгечләре, шулай ук һөнәри белем бирү оешмалары барлык курс студентлары.
●Конкурста катнашу өчен нәрсә кирәк? 30 мартка кадәр без сездән көтәбез:
1. Сайтта тутырылган анкета;
2. Конкурс нигезләмәсе таләпләренә туры китереп рәсмиләштерелгән эш тезисы;
3. Фәнни җитәкче имзасы белән тезислар сканы.
Синең әле вакытың бар, әмма гариза тутырырга ашык: https://lomonosov-msu.ru/rus/event/7373/