Студентлар регби лигасының беренче туры
2021 елның 2-3 октябрендә Тулпар спорт комплексы территориясендә студентлар регби лигасының беренче туры узды.
Ярышларда 10 ир-ат һәм 6 хатын-кыз командалары катнашты. Тренер Мостафина Әлфия Равил кызы җитәкчелегендә ир-атлар җыелма командасы, Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университетыннан гына калышып, 2 нче урынны яулады. Кызлар 4 нче булдылар.
Безнең егетләрне бу җиңүләре белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә укуда һәм спортта уңышлар телибез!