Студентларның «Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе»яшьләр оешмасы активистлары белән очрашуы
Бүген Казан дәүләт аграр университетында студентлар «Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе» яшьләр оешмасы активистлары белән очраштылар.
Диалог барышында «Яшь Гвардия» эшчәнлегенең төп юнәлешләре билгеләнде:
-Сәяси юнәлеш
– Патриотик юнәлеш
– Экологик юнәлеш
-Волонтерлык юнәлеше
Яшьгвардиячеләр шулай ук гади активисттан алып Дәүләт Думасы депутатына кадәр шәхси үсеш перспективалары турында сөйләделәр.
Очрашуда билгеләп үтелгәнчә, Казан ДАУ «Бердәм Россиянең Яшь гвардиясе»белән даими элемтәдә тора.