«Super Job» компаниясеннән мастер-класс

Вузга кадәр белем бирү һәм чыгарылыш сыйныф укучыларын эшкә урнаштыру үзәге Россия рекрутментының онлайн лидеры булган «Super Job» компаниясеннән лекцияләр, мастер-класслар курсын оештыра. Әлеге курс университет 1-4 курс студентларына исәпләнгән һәм аларга киләчәктә төп белгечлекләре буенча эш табарга ярдәм итәргә тиеш.

Бүген, 2 февральдә икътисад һәм менеджмент, дәүләт һәм муниципаль идарә итү юнәлешендәге 3-4 курс студентлары өчен беренче мастер-класс узды. Мастер-классларда уку нәтиҗәсендә студентлар резюмены дөрес язарга, әңгәмәне уңышлы үтәргә, һөнәри юнәлеш бирү өчен нинди күнекмәләр кирәклеген өйрәнәчәкләр. Мастер-классны «Super Job» компаниясенең һөнәри юнәлеш бирү буенча белгече Епифанова Альбина үткәрде.

Февраль һәр сишәмбе 9.30 сәгатьтә икътисад Институты студентлары өчен дәресләр узачак. Өч мастер-класс тәмамлангач, катнашучылар курсны тәмамлау турында сертификат алачаклар.