“Super Job” компаниясеннән яңа мастер-класс
Югары уку йортына кадәр белем бирү һәм чыгарылыш сыйныф укучыларын эшкә урнаштыру үзәге “Super Job” компаниясеннән Россия рекрутментының лидеры – “Super Job” компаниясеннән лекцияләр, мастер-класслар курсына яңа тыңлаучылар җыя башлый. Әлеге курс университетның 1-4 курс студентларына исәпләнгән һәм киләчәктә аларга төп белгечлекләре буенча яраклы эш бирүчене табарга ярдәм итәргә тиеш.
Беренче төркем икътисад институты студентларыннан торачак. Дәресләр атнага бер тапкыр, сишәмбе көнне 9.30 дан 10.20 сәгатькә кадәр барачак.
Мастер-классны “Super Job” компаниясенең һөнәри юнәлеш бирү белгече Епифанова Альбина үткәрә. Мастер-классларда уку нәтиҗәсендә студентлар резюмены дөрес язарга, әңгәмәне уңышлы үтәргә, һөнәри юнәлеш өчен нинди күнекмәләр кирәклеген беләчәкләр. 3 мастер-класс тәмамлангач, катнашучылар курсны тәмамлау турында сертификат ала алалар.
Тыңлаучыларның исемлекләрен факультетлар(институтлар) деканатлары формалаштыра. Барлык кызыксынучыларга шәхсән Карл Маркс ур., 65, 1каб. адресы буенча вузга кадәрге белем бирү һәм чыгарылыш сыйныф укучыларын эшкә урнаштыру үзәгенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин яки WhatsApp номеры буенча 89600-567-67