“Талантлар Университетында” урман хуҗалыгы һәм экология факультеты деканы Р. Х. Гафиятовның очрашуы

8 апрельдә «Талантлар университеты»нда урман хуҗалыгы һәм экология факультеты деканы Р.Х. Гафиятовның югарыда күрсәтелгән Университет, ТР Экология министрлыгы, ТР Фәннәр Академиясенең Экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану проблемалары институты вәкилләре белән очрашуы булды. Очрашу барышында урман хуҗалыгы һәм экология факультеты студентларын укыту өчен югары технологияле җайланмалар куллану һәм һөнәри юнәлеш бирү эше турында фикер алыштылар.