ТатАгроЭкспо күргәзмәсенә килүчеләр өчен электрон теркәлү ачылды

12-14 февральдә Татарстанда агросәнәгать форумы һәм ТатАгроЭкспо махсуслаштырылган күргәзмәсе узачак, анда Татарстан Республикасы һәм Россия регионнарының 300дән артык оешмасыннан һәм предприятиесеннән 3000нән артык агросәнәгать комплексы вәкилләре катнашачак. Кунаклар инде бүген үк сылтама буенча (по ссылке) теркәлергә һәм электрон билет алырга мөмкин. Күргәзмәгә килүчеләр өчен керү ирекле (бушлай).

ТатАгроЭкспо агросәнәгать комплексының барлык өлкәләрен үз эченә ала: авыл хуҗалыгы техникасы, җиһазлар һәм запас частьлар, үсемлекләрне саклау чаралары һәм ашламалар, культуралар орлыгы, продукцияне эшкәртү, төргәкләү һәм сортировкалау җайланмалары һәм башкалар. Килүчеләргә фермер хуҗалыклары продукциясе ярминкәсендә сыйфатлы табигый товарлар сатып алу мөмкинлеге булачак.

Агросәнәгать форумы кысаларында киң эшлекле программа каралган. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясе утырышын, авыл хуҗалыгы тармаклары буенча тематик түгәрәк өстәлләр, игенчелек һәм терлекчелекне үстерүнең актуаль мәсьәләләре буенча семинарлар һәм мастер-класслар уздыру планлаштырыла. Программа белән сылтама буенча (по ссылке) танышырга мөмкин.

Катнашу мәсьәләләре һәм башка оештыру аспектлары буенча чара координаторына 89178603562 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Мәгълүмати партнерлык һәм ММЧ аккредитацияләү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәтенә түбәндәге телефон буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк: (843)221-76-21, электрон почта адресы: press-mshp@yandex.ru

Үткәрү урыны – «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге, Лаеш районы, Олы Кабан авылы, Күргәзмә ур., 1 йорт (Халыкара аэропорт).