Татар каклаган казы һәм Казан чәк-чәге “Россия тәмнәре” конкурсында җиңүчеләр булдылар

Мәскәүдә Россия авыл хуҗалыгы министрлыгы оештырган «Россия тәмнәре» төбәк азык-төлек брендларының беренче илкүләм конкурсына йомгаклар ясау тантанасы узды. 7 номинация буенча брендларның перспективалылыгын һәм потенциалын эксперт конкурс комиссиясе бәяләде, ә «Безне сайлыйлар» номинациясендә җиңүчеләрне 2020 елның 19 ноябреннән 2 декабренә кадәр узган бөтенхалык тавыш бирүендә халык билгеләде, тавыш бирүдә миллионнан артык кеше катнашты!

 Татарстан конкурста иң актив катнашучыларның берсе буларак билгеләп үтелде. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан конкурска 22 бренд тәкъдим ителгән иде. «Тәмле янәшәдә» номинациясендә җиңүче булып (1 урын) Татар каклаган казы танылды, ә Казан чәк-чәге «Авыз ит, яратасың» номинациясендә лидер (2 урын) булды.

Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы «Россия тәмнәре» конкурсын ел саен үткәрүне планлаштыра. Киләсе елда татарстанлыларның активрак булуы безнең иң тәмле ризыкларыбызга халык тавыш бирүендә җиңү яуларга ярдәм итәр.

“Конкурста катнашу анда катнашучыларның абруен күтәрү белән бергә, җиңүчеләр өчен локаль брендларны алга этәрү буенча комплекслы чараларны гамәлгә ашыру мөмкинлеген дә бирә, бу исә иң кызыклы, оригиналь һәм иң мөһиме – Россиянең сыйфатлы продуктлары белән тагын да якыннанрак танышырга ярдәм итәчәк”, – дип белдерде авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев җиңүчеләрне билгеләү тантанасында.

Аның сүзләренә караганда, “бу очракта җиңү – имидж мәсьәләсе генә түгел, ә авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең икътисадый нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлдерелгән конкрет гамәлләр ул”.

 Авыл хуҗалыгы министры урынбасары Оксана Лут хәбәр итүенчә, конкурста 79 төбәктән җитештерүчеләр катнашкан. “Киләсе елда аңа барлык төбәкләр дә кушылыр, дип ышанам”, – диде ул.

Аның сүзләренә караганда, 508 бренд тәкъдим ителгән, алар арасында моңа кадәр билгеле булганнары да, шулай ук халык тавыш бирү кысаларында танылганнары да бар. Тавыш бирүдә 1 миллионнан артык кеше катнашты. Конкурс нәтиҗәләре буенча 8 номинациядә 24 җиңүче билгеләнде. Бу Россия горурлана алырлык 24 татлы ризык.

“Россия тәмнәре” төбәк брендларының быел беренче конкурсын оештырган Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы аның җиңүчеләре дип танылган брендларны алга этәрү буенча чаралар комплексын гамәлгә ашырырга ниятли.

МАТЕРИАЛ ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ ҺӘМ АЗЫК-ТӨЛЕК МИНИСТРЛЫГЫ САЙТЫННАН