Татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулуга багышланган күргәзмә

Татар шагыйре Габдулла Тукай әсәрләре бөтен дөньяга билгеле. Тукайның балалар китапларында күп буын китап укучылар тәрбияләнгән. Габдулла Тукайның китаплары игелеккә, матурлыкка, туган җиргә мәхәббәткә өйрәтәләр; кыю, шәфкатьле, гадел булырга өндиләр. Күргәзмә фәнни китапханәдә оештырылган. Барлык теләүчеләрне шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты белән танышырга чакырабыз.