Татар теле һәм әдәбияты буенча VIII Халыкара олимпиада

Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү, республиканың күпмилләтле халкының бердәмлеген ныгыту максатыннан 2021 ел Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халык бердәмлеге елы дип игълан ителде. Казан ДАУның икътисад Институты укытучылары әлеге указны үтәүгә багышланган чараларда актив катнашалар. 2021 елның 21-22 апрелендә Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе кафедрасы доценты Куракова Чулпан Малик кызы «Идел буе физик культура, спорт һәм туризм дәүләт университеты» ЮҺББ ДБМУ базасында татар теле һәм әдәбияты буенча VIII Халыкара олимпиаданың жюри составында эшләде. «2014-2022 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасында һәм Россия Федерациясе субъектларында татар телен һәм әдәбиятын, шулай ук чит илләрдә татар мәдәниятен саклау һәм үстерү өчен өстәмә шартлар тудыру, татар телен өйрәнүгә мотивацияне арттыру максатыннан Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы мондый чараны сигезенче тапкыр уздыра.

Халыкара олимпиадада татар теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадасында җиңүчеләр һәм призерлар, шулай ук Россия Федерациясенең 20дән артык субъектыннан вәкилләр – Удмурт Республикасы, Чуаш Республикасы, Ульяновск, Пенза, Самара, Саратов, Свердловск, Оренбург, Омск, Новосибирск, Түбән Новгород, Иркутск, Киров, Курган, Тверь, Төмән, Чиләбе өлкәләре, Пермь крае, Ставрополь крае, Мәскәү. Бу мәйданчыкта шулай ук чит дәүләтләрнең татар телен, әдәбиятын һәм сәнгатен яратучылар һәм олылаучылар катнаша.