Татар телендә грамоталылыкны тикшерү буенча «Татарча диктант» бөтендөнья белем бирү акциясе

2020 елның 26 сентябрендә онлайн «Татарча диктант» Бөтендөнья белем бирү акциясе узачак. Татарча диктант ул – татар телендә диктант, хатасыз татар теленә өйрәтү, әдәби татар телен кулланучыларның даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү. Акция дөрес язу, әдәби татар әдәбиятын белү, орфографик һәм грамматик хаталарны үз-үзеңә тикшерү, филологларны һәм татар теле укытучыларын популярлаштыруга юнәлтелгән. Быел «Татарча диктант» ТНВ телеканалында онлайн булачак. Шулай ук Россия Федерациясенең барлык субъектларында, Татарстан Республикасы районнарында һәм чит илләрдә мәйданчыклар эшләячәк. Татарстаннан килгән катнашучылар Ибраһим Гази тексты буенча диктант язачаклар, төбәкләрдә яшәүчеләргә Нәби Дәүли текстыннан өзек биреләчәк, ә чит ил вәкилләре өчен Афзал Шамов иҗаты белән танышырга киңәш итә. Философия һәм хокук кафедрасы, оештыру-тәрбия эшләре буенча идарә Казан ДАУ студентларын, укытучыларын һәм хезмәткәрләрен 2020 елның 26 сентябрендә «Татарча диктант» Бөтендөнья белем бирү акциясендә катнашырга чакыра. Моның өчен: Нигезләмә белән танышырга (Тат) (Рус) һәм Бланкны бастырып чыгарырга. 26 сентябрьдә 11: 00 сәг кадәр акциянең онлайн трансляциясен сайтта ачарга https://www кdiktant.tatar/, яки ТНВ яисә ТНВ-Планета телеканалында. «Татарча диктант» Бөтендөнья белем бирү акциясе 26 сентябрь көнне 11: 00 (MSK, UTC/GMT+3) сәг башлана. Диктант язганнан соң бланкны сканерларга яки фотога төшерергә һәм түбәндәге почтага яки WhatsApp номерына тикшерергә җибәрергә кирәк.

Почта: tatarchadiktant@gmail.com

WhatsApp номеры Татарстан Республикасы өчен: +79534837711

WhatsApp номеры төбәкләр өчен: +79030667012

WhatsApp номеры чит ил вәкилләре өчен: +79374052128

Акция турында тулы мәгълүмат сайтта урнаштырылган: http://diktant.tatar/

polozheniye-rus-tat-dikt-rus

http://polozhenie-tat-dikt-tat.yaz

http://blank-tatarcha-diktant