Татар телендә интеллектуаль уен «Әйдә»

2021 елның 4 мартында Казанда «Росмолодежь» грант акчасына ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы һәм «Татарстан Республикасы Студентлар лигасы» төбәк иҗтимагый оешмасы ярдәме белән гамәлгә ашырыла торган «Әйдә» проекты тормышка ашырыла башлады. Ул татар телен популярлаштыру максатыннан оештырыла. Беренче этап интеллектуаль уен булды. Ул тулысынча татар телендә узган популяр уеннар форматында узды, 6 раундтан торды. Сораулар Татарстанның мәдәнияте һәм иҗтимагый тормышы белән бәйле иде.

Уенда 25 кеше катнашты. Анда берничә институт вәкилләреннән торган катнаш команда җиңү яулады. Казан ДАУның икътисад Институтының «Бухгалтерлык исәбе, анализ һәм аудит» юнәлеше буенча Б371-01 төркеме студентлары Гарифуллина Алинә, Даутова Диләрә, Гатиятуллина Ләйсән, Хәйруллина Инзилә сынау уенында катнаштылар.