«Татарча диктант»

2021 елның 10 сентябрендә Казан дәүләт аграр университетында татар телендә грамоталылыкны тикшерү буенча «Татарча диктант» бөтендөнья белем бирү конкурсы узачак. Безнең университет чираттагы тапкыр әлеге чараны уздыру мәйданчыгына әверелде. Диктантны онлайн режимда да язарга мөмкин. Диктант текстын Татарстан Республикасында яшәүчеләр өчен профессор, филология фәннәре докторы Фоат Галимуллин укыячак.

Быел акциядә катнашучыларның диктант язу мөмкинлеге клавиатурада текст кертү юлы белән барлыкка киләчәк. Диктант трансляциясе «ТНВ-Планета» һәм «ТНВ-Татарстан»телеканалларында узачак.

“Татарча диктант ” 10 сентябрь көнне 11:00 сәгатьтә Механизаөия һәм техник сервис институты бинасында (Рауис Гәрәев ур., 62, аудитория 227) узачак.

Чара турында тулырак мәгълүмат белән түбәндәге адреслар буенча танышырга мөмкин:

https://diktant.tatar

https://www.facebook.com/ftatar

https://www.instagram.com/tatarchadiktant