«Татарстан фәне һәм яшьләре — киләчәккә бер адым» мәктәп укучыларының фәнни-гамәли конференциясе

Шәхеснең интеллектуаль-иҗади потенциалын үстерү, тикшеренү сәләтләрен һәм һөнәри юнәлеш бирү күнекмәләрен камилләштерү һәм үстерү максатыннан, 11 март көнне Казан ДАУда мәктәп укучылары арасында фәнни – гамәли конференция булып узды. Конференциянең II этабында Татарстан Республикасы муниципаль районнарының гомуми белем бирү учреждениеләренең 5-11 сыйныфларында белем алучы 20 укучы катнашты.

Укучыларның эшләрен Казан ДАУның әйдәп баручы укытучылары бәяләде. Материал һәм терминологияне белүгә, тикшерүнең конкрет методларын тасвирлауга, тиешле күзәтүләр булуга, эшкә иҗади якын килүгә һәм авторның үзеннән тәкъдим ителгән өлешкә аерым игътибар бирелде.

Барлык катнашучылар да жюри әгъзалары алдында лаеклы чыгыш ясадылар, доклад темасы буенча сорауларга актив җавап бирделәр.

Конференция йомгаклары буенча җиңүчеләр дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнделәр. Аларның барысы да Казан ДАУна кергәндә шәхси казанышлары өчен катнашучы Сертификаты һәм 2 өстәмә балл алды.

Конференциядә катнашучыларның барысына да кызыклы, мавыктыргыч эшләре өчен рәхмәт белдерәбез һәм киләчәктә дә сезнең тикшеренүләрдә уңышлар телибез! Балалар белән бергә зур эш башкарган ата-аналарга һәм укытучыларга ярдәмнәре өчен аерым рәхмәт.