Татарстан фермерлары шәһәр кешеләренә авылда сезонлы эш тәкъдим итәләр

Җитештерүнең кайбер тармакларында һәм хезмәт күрсәтү өлкәсендә пандемия белән бәйле икътисади активлык кими. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан шәһәр халкының сезонлы эш белән тәэмин итүгә булган ихтыяҗын исәпкә алып, Татарстан фермерлары шәһәр кешеләренә авылда сезонлы эш тәкъдим итәләр.

Дәгъва кылучылардан гаризалар сылтама буенча http://agro.tatarstan.ru/rus/index.htm/news/1725589.htm кабул ителә. «Татарстан Республикасында кооперацияне үстерү буенча компетенцияләр үзәге» ДБУ хезмәткәрләре һәр мөрәҗәгатьне индивидуаль тәртиптә караячаклар һәм кирәкле вакансияне сайларга булышачаклар.