«Татарстан Республикасы өчен 50 иң яхшы инновацион идея» конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә

ТР инвестиция-венчур фонды, ТР ФА һәм ТР мәгариф һәм фән министрлыгы «Татарстан Республикасы өчен 50 иң яхшы инновацион идея» конкурсына гаризалар онлайн кабул итүне дәвам итә. 2020 елдан башлап бәйге гаризалар кабул итү һәм эшкәртүнең электрон форматына күчә.

Конкурс сайлап алуларында катнашуга ТРның фәнни-техник, икътисадый, социаль һәм гуманитар үсеше проблемаларын чишүгә юнәлдерелгән проектлар кабул ителә. 2020 елда конкурс 9 номинациядә узачак: «Перспектива», «Мәгарифтә инновацияләр», «Инновацияләр старты», «Наноимпульс», «Цифрлы икътисад», «Ел патенты», «Социаль әһәмиятле инновацияләр», «Яшьләр инновацион проекты», «Милли-технологик инициатива проекты». Конкурс кысаларында шулай ук «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ, «Связьинвестнефтехим» ААҖ, «Ак Барс» Банк» ААҖ, «Химград» ААҖ һәм «Татнефть» ГАҖ хәйрия фонды партнерларыннан премияләр һәм стипендияләр алу өчен проектлар сайлап алу үткәрелә.

Конкурс нәтиҗәләре буенча җиңүчеләргә, номинациягә карап, конкурс партнерларыннан 30 000 сумга кадәр исемле премияләр һәм стипендияләр, шулай ук ТР инвестиция-венчур фондыннан 25 000 сумнан 220 000 сумга кадәр максатчан финанслау һәм премияләр бирелә.

Гаризалар 2020 елның 15 октябрендә 20:00 сәг кадәр ТР инвестиция-венчур фонды сайтында электрон рәвештә түбәндәге адрес буенча кабул ителә: https://apply.ivfrt.ru/send-50
КОНКУРСНЫ ҮТКӘРҮ ВАКЫТЫ ҺӘМ ЭТАПЛАРЫ:

I этап (1 гыйнвар-15 октябрь) – ТР Фәннәр Академиясендә, ТР мәгариф һәм фән министрлыгында һәм ТР инвестиция-венчур фонды вәкиллекләрендә проектларны кабул итү һәм теркәү, таләпләргә туры килү-килмәүгә тикшерү үткәрелә. 15 октябрьдән соң килгән гаризалар киләсе елның конкурс процедураларында катнаша.

II этап (16 октябрь-30 ноябрь) – җентекләп тикшерү (экспертиза) һәм проектларны сайлап алу.

III этап (1 декабрь-31 декабрь) – Конкурс нәтиҗәләрен раслау һәм җиңүчеләрне бүләкләү.

Агымдагы елда, узган елдагы кебек үк, ТР предприятиеләрендә эшләнмәләрне кертү турында ниятне раслаучы документлары булган проектлар гына кабул ителә («Перспектива», «Мәгарифтә инновацияләр», «Россия Инновацион регионнары ассоциациясе проектлары» һәм «яшьләр инновацион проекты»номинацияләреннән тыш).

ТР инвестиция-венчур фондының конкурс программаларында катнашу өчен ТРнан, РФ регионнарыннан 11 яшьтән дә яшь булмаган физик затлар һәм чит ил гражданнары чакырыла.

Конкурсны үткәрү тәҗрибәсе проектларның гамәли өлеше дәрәҗәсен динамик рәвештә күтәрүне, һәм, нәтиҗә буларак, аларны коммерцияләштерү мөмкинлекләрен күрсәтә.

Программада катнашу шартлары һәм тәртибе Конкурс программалары турында нигезләмәдә түбәндәге адрес буенча урнашкан: https://www.ivfrt.ru/programms/

Элемтә өчен телефоннар: (843) 292-70-91, 570-39-27, 294-95-74.
Консультацион ярдәм сорап, шулай ук, Татарстан буенча Конкурсның 19 вәкиллегенең берсенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Алар арасында төбәкнең әйдәп баручы югары уку йортлары да бар: https://www.ivfrt.ru/programms/50-luchshikh-idey/

informacziya-o-konkurse-50-idej-2020

pamyatka-uchastnika-konkursa-50-idej-2020-1