«Татарстан Республикасы өчен 50 иң яхшы инновацион идея» конкурсында катнашырга чакырабыз!

«Татарстан Республикасы өчен 50 иң яхшы инновацион идея» конкурсы онлайн форматта узачак. Быел приз фонды 12,8 млн. сум тәшкил итәчәк.

Конкурсның сайлап алу турының беренче этабы 2020 елның 15 октябрендә төгәлләнәчәк.

Конкурста Татарстан Республикасының фәнни-техник, икътисадый, социаль һәм гуманитар үсеше проблемаларын чишүгә юнәлдерелгән проектлар катнаша ала. 2020 елда «Татарстан Республикасы өчен 50 иң яхшы инновацион идея» түбәндәге номинацияләрдә узачак:

– «Перспектива»;

– «Мәгарифтә инновацияләр»;

– «Инновацияләр старты»;

– «Наноимпульс»;

– «Цифрлы икътисад»;

– «Ел патенты»;

– «Социаль әһәмиятле инновацияләр»;

– «Яшьләр инновацион проекты»;

– «Милли технологик инициатива проектлары».

Конкурсның партнерлары: «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ, «Связьинвестнефтехим» ААҖ, «Ак Барс» Банк ААҖ, «Химград» ААҖ һәм «Татнефть» ГАҖ Хәйрия фонды.

Конкурс нәтиҗәләре буенча, номинациягә карап, җиңүчеләргә партнерлардан 30 000 сумга кадәр исемле премияләр һәм стипендияләр, шулай ук ТР ИВФыннан 25 000 сумнан 220 000 сумга кадәр максатчан финанслау һәм премияләр бирелә.

Конкурс таләпләре нигезендә тутырылган гаризаларны фәнни-инновацион эшчәнлек белән идарә итүгә (К. Маркс ур., 65, каб. №6) 2020 елның 12 октябренә кадәр тапшырырга кирәк №6.