«Татарстан Республикасы өчен 50 инновацион идея» республика конкурсына йомгак ясалды

Бүген, 2020 елның 10 декабрендә, Татарстан Республикасы инновацион проектлары өчен ел саен үткәрелә торган региональ конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Конкурс уналтынчы тапкыр үткәрелде, аны оештыручылар – Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы. «Татарстан Республикасы өчен 50 иң яхшы инновацион идея» XVI конкурсында җиңүчеләр арасына дүрт хезмәткәр керде. Тантаналы чара Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында «Корстон» КСККда узды. «Ел патенты» номинациясендә Шәйхетдинов Рафис Рәшит улы «Комбинированный способ упрочнения металлических поверхностей деталей машин, работающих в условиях абразивного изнашивания» проекты белән җиңүче булды. “Инновацияләр старты” номинациясендә «Разработка, испытание и внедрение в производство нового поколения комплексных удобрений, планируемых к выпуску в ООО «ИНКО-ТЭК Агро Алабуга» проекты белән Гыйләҗев Миннегали Юсуп улы; «Социаль әһәмиятле инновацияләр» номинациясендә икътисад институтының 2 нче курс студенты Хәлирахманова Гүзәл Фәһим кызы «Развитие сервиса по распределению невостребованных продуктов питания в торговых сетях г. Казани» проекты белән җиңүче булды. Конкурста катнашучыларның барысы да үз идеяләре өчен 50 мең сум күләмендә премия алачак.Шулай ук фәнни-техник өлкәдә предприятиеләрнең кече формаларын үстерүгә ярдәм итү фондыннан «Яшьләр фәнни-инновацион конкурсында катнашучы» программасы буенча «УМНИК» программасы буенча грантка ия булган, шулай ук «Татарстан Республикасы өчен 50 иң яхшы инновацион идея» конкурсы кысаларында МИП (Яшьләр инновацион проекты) программасы буенча 220 мең сум күләмендә финанслашуга ирешкән Хөсәенов Рафис Ринат улын да билгеләп үтәсе килә.

«Татарстан Республикасы өчен 50 иң яхшы инновацион идея» XVI конкурсында җиңүчеләрне котлыйбыз һәм киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез.