Татарстан Республикасы Алексеевск районының Алга колхозында күчмә киңәшмә

2020 елның 23 июнендә ТР Алексеевск районының Алга колхозында күчмә киңәшмә узды, анда ТР Алексеевск районының «Алга» колхозы базасында цифрлаштыруны файдалануга тапшыру тәртибе буенча юл картасы турында фикер алыштылар. Киңәшмәдә Алексеевск районы башлыгы Сергей Анатольевич Демидов, «РИВЦ» АҖ директоры Нияз Андреевич Хәлиуллин, Казан ДАУ ректоры Айрат Рәсим улы Вәлиев, Казан ДАУның икътисад Институты директоры Марат Мингали улы Низаметдинов катнаштылар.