Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы өлкән сыйныф укучыларын Казан дәүләт аграр аграр университетына Ачык ишекләр көненә чакыра

14 мартта 11: 00 сәгатьтә Казан дәүләт аграр университеты Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән Ачык ишекләр көне үткәрәчәк.

Очрашуда  абитуриентлар һәм аларның әти-әниләре университет җитәкчелеге белән очраша, әзерлек юнәлешләре белән таныша һәм 2020 елда кабул итү үзенчәлекләре белән таныша алачак. Укудан соң авыл җирлегенә эшкә кайтырга теләүче балалар өчен укытуның максатчан программалары һәм вузны тәмамлаучыларга, студентларга дәүләт ярдәменең башка чаралары турында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкиле сөйләячәк.

Чара түбәндәге адрес буенча узачак: Казан шәһәре, Ферма-2 ур., 53 йорт, Агрономия факультеты бинасы (актлар залы).

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте