Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек Министрлыгы авыл мәктәпләре укучыларын «АгроНТИ-2020» Бөтенроссия конкурсында катнашырга чакыра

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек Министрлыгы авыл мәктәпләре укучыларын «АгроНТИ – 2020» Бөтенроссия конкурсында катнашырга чакыра. Чара 5-10 сыйныф укучылары арасында өч яшь категориясе һәм дүрт юнәлеш буенча узачак:

1. Агрокоптерлар.

2. Агроботлар.

3. Галәм.

4. АгроМетео.

Конкурс фәнни-техник өлкәдә предприятиеләрнең кече формаларын үстерүгә ярдәм итү Фонды тарафыннан, «АПК һәм балыкчылык буенча белем бирү учреждениеләре ассоциациясе» коммерциячел булмаган оешмасы белән берлектә, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы ярдәме белән үткәрелә.

Конкурсның максаты – авыл җирлегендә урнашкан белем бирү оешмаларында укучыларны милли технологик инициативаның технологик приоритетлары өстендә эшләүгә җәлеп итү.

Конкурсның төп бурычлары:

– укучыларда авыл хуҗалыгы фәннәре өлкәсендә белгечлекләргә карата кызыксыну һәм иҗади сәләтләрен үстерү;

– шәхеснең төп компетенцияләрен, һөнәри яктан әһәмиятле сыйфатларын һәм предметлы белемнәрне практик куллануга мотивация формалаштыру;

– укучыларның үз-үзләрен иҗади яктан күрсәтү өчен уңайлы шартлар тудыру;

– авыл хуҗалыгы фәннәре өлкәсендә белгечлекләрнең абруен күтәрү;

– укучыларга һөнәри юнәлеш бирү;

– авыл хуҗалыгы фәннәре өлкәсендә белемнәрне тарату һәм популярлаштыру;

– талантлы мәктәп укучылары белән эшләүгә фәнни һәм бизнес-берләшмәләрне җәлеп итү.

Бөтенроссия АгроНТИ-2020 конкурсы 5-11 сыйныф укучылары арасында 4 этапта үткәрелә:

– региональ читтән торып катнашу этабы, анда Россиянең барлык төбәкләреннән укучылар катнаша ала (1-19 апрель);

– турыдан-туры көндезге региональ этап. Россия аграр университетлары базасында үткәрелә (12-24 май);

– финал этап конкурсның барлык номинацияләре буенча узачак (2020 ел, сентябрь);

– финал этабында җиңүчеләр «Алтын көз-2020» Россия агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында махсуслаштырылган мәйданчыкта катнашу мөмкинлегенә ия булачак (2020 ел, октябрь).

Конкурста катнашу өчен рәсми сайтта гариза тутырырга кирәк kids.agronti.ru/. Һәр катнашучы барлык дүрт юнәлеш буенча теркәлергә мөмкин. Һәр юнәлеш буенча ситуацион мәсьәләләр яки тестлар тәкъдим ителә.

Конкурста катнашу турында тулырак мәгълүматны министрлыкның фән, мәгариф һәм инновацион технологияләр бүлегендә 221-76-70, 221-76-88 (8819) телефоннары аша белергә мөмкин.

Читтән торып һәм көндезге региональ этапларны уздыру өчен мәйданчыкларның берсе – Казан дәүләт аграр университеты.