Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы икътисад Институты студентларын укуларын уңышлы тәмамлау белән котлады

Бүген Казан ДАУда икътисад Институтын тәмамлаучылар белән очрашу оештырылды. Анда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының профильле Департаменты катнашты. Очрашу дипломнар тапшыруга багышланган иде һәм ул барлык санитар-эпидемиологик таләпләргә туры китереп оештырылды.

Министрлыкның кадрлар бүлеге башлыгы Гүзәл Хәйбрахмановна Кадыйрова Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы исеменнән икътисад Институтын тәмамлаучыларны укуларын уңышлы төгәлләү белән котлады һәм яшь белгечләргә ярдәм итү чаралары турында сөйләде. Авылга эшкә килүчеләр өчен 300 мең сум күләмендә «күтәрелеш» («подъемные») акчасы һәм беренче ел дәвамында төп хезмәт хакына 7 500 сум күләмендә ай саен өстәмә түләү каралган. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы гамәлдәге барлык ярдәм чаралары буенча мәгълүмат бирергә һәм кирәкле документларны рәсмиләштерүдә ярдәм итәргә һәрвакыт әзер.

Казан ДАУның икътисад Институты директоры Марат Мингали улы Низаметдинов чыгарылыш сыйныф укучыларын җылы котлады һәм быел беренче тапкыр квалификация эшләрен яклау дистанцион форматта узуын искәртеп китте. Ул билгеләп үткәнчә, барысы да эшләрен лаеклы башкарып чыктылар һәм яхшы белемнәр күрсәттеләр. Ул ирешелгәннәрдә тукталып калмаска һәм университет магистратурасында укуларын дәвам итәргә чакырды.

Очрашу ахырында чыгарылыш сыйныф укучылары алдында Казан ДАУ ректоры Вәлиев Айрат Рәсим улы чыгыш ясады. Ул барысына да уңышлы һәм кирәкле белгечләр булырга, куелган максатларга ирешүләрен теләде.

Студентларның күбесе бүген үк АПК тармагы предприятиеләрендә эшли яки авылда гаилә эшен дәвам итә. Менеджмент факультетын тәмамлаган Самат Нургалиев 2017 елдан бирле Тәтеш районының «Нур» агрофирмасында ашлык үстерү буенча учет алып бара һәм туган районына эшкэ бик теләп кайта. Минзәлә районыннан Камил Дәүләтов та җир эшләрен 11 яшьтән үк яратып башкара. Икътисад факультетында тиешле белем алып, әтисе крестьян (фермер) хуҗалыгында бухучет алып бара башлый, анда 770 га гаилә бәрәңге, чөгендер, кишер, кәбестә һәм суган үстерә.