Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында аграрчылар өчен «Агрополия» каналын презентацияләделәр

Чараны ачып, РИВЦ генераль директоры Нияз Хәлиуллин тармак алдында авыл хуҗалыгын цифрлаштыру, авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә авыр процессларны автоматлаштыру һәм хуҗалыкларның табышлылыгын арттыруга юнәлдерелгән бизнес-процессларны оптимальләштерүнең нәтиҗәле инструментларын гамәлгә кертү бурычы торуын искә төшерде.

Очрашу кысаларында шушы көннәрдә аграрчылар өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән РИВЦ тарафыннан эшләтеп җибәрелгән «Агрополия» махсус укыту ютуб-каналы тәкъдир ителде. “Агрополия” авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә АПК өчен яңа технологик чишелешләр һәм аларны гамәлдә куллану инструментлары буенча актуаль мәгълүмат алырга ярдәм итәчәк.

«Агрополия» каналы ике атнага бер мәртәбә яңа роликлар белән тулыландырылачак, роликлар форматы төрлечә: семинар форматында, уку һәм видеокүзәтү форматында да булачак, бүгенге көндә кырларны спутниктан мониторинглау буенча өйрәнү роликлары сериясе эшли, алар кырларга чыкмыйча гына үсемлекләрнең торышын күзәтергә мөмкинлек бирә, әгәр элек бу технологияләр бик кыйммәт торган булса, хәзер аларны бушлай кулланырга мөмкин», – дип билгеләп үтте Нияз Хәлиуллин.

Әйтик, спутник мониторингы сервисы 2-3 көн аша кырларның торышын күзәтергә мөмкинлек бирә, моннан тыш, аның ярдәмендә NDVI биомассасы индексы буенча үсемлекләрнең торышын бәяләргә дә мөмкин.

Икенче актуаль тема – Татарстанда терлекләрне бердәм идентификацияләүне кертү буенча фикер алышу булды. Система түбәндәгечә эшли: хайванга бердәм мәгълүмат системасында теркәлгән уникаль номер бирелә, ул биркада яки чипта язылган була, соңгы теркәүне районның ветеринария хезмәте башкара, ул хайванның булуын раслый. Шулай итеп, терлек хуҗасы электрон базада аларның баш санын һәм аерым хайван буенча ветеринария чараларының бөтен тарихын карый ала.

Бердәм номердан башка терлек суюга, бигрәк тә сәүдәгә эләгә алмый. Һәр сатып алучы, кирәк булганда, сыерның чыгышын һәм ветеринария чаралары буенча бөтен тарихны карый ала.

Татарстанда пилот районнар буларак Арча һәм Балтач районнары сайлап алынды, әмма аларга теләсә нинди башка районнар да кушыла ала. Программа продуктын гамәлгә кертү операторы – «РИВЦ» АҖ, ул персоналны укыту һәм бердәм базаны алып бару, шулай ук Татарстан Республикасы буенча уникаль номерлы биркалар белән тәэмин итү белән шөгыльләнә.

Министрлыкта, бүгенге көндә Бердәм идентификация ирекле характерда, әмма закон проекты белән аны 2021 елда мәҗбүри тәртиптә кертү планлаштырыла, дип төгәлләштерделәр. Шул вакытка республика хуҗалыклары һәм барлык ветеринария хезмәтләре дә моңа әзер булырга тиеш.

Республика хуҗалыклары шулай ук игенчелектә реаль вакыт режимында теге яки бу культураларны үстерүгә һәм төрле агротехник чараларны куллануга чыгымнарны ачыкларга һәм алардан табышны фаразларга мөмкинлек бирә торган идарәчел исәпкә алуны кертү мәсьәләләре буенча да мөрәҗәгать итә алалар.

Барлык сораулар буенча Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы колл-үзәгенең бердәм телефоны: 8-800-444-16-70 (өст.8) буенча консультация алырга мөмкин.

https://agro.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/1763295.htm