Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарының Казан ДАУна визиты

Бүген Казан ДАУнда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Фәттахов Рафаэль Мәхмүт улы булды. Ул Казан ДАУның индустриаль партнерлары белән хезмәттәшлектә оештырылган механикалаштыру һәм техник сервис Институтының яңа уку сыйныфлары белән танышты, укыту-демонстрация үзәгендә булды. Аны Казан ДАУ ректоры Вәлиев А.Р., инфраструктур үсеш һәм җитештерү эшчәнлеге буенча проректор Хәмидуллин Н.Н., ИМТС директоры Яхин С.М., ИМТС укытучылары һәм хезмәткәрләре озатып йөрде.