Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә

2021 елның 27 апрелендә Казан ДАУны икътисад Институтының Б391-01 төркеме икенче курс студентлары бухгалтерлык исәбе һәм аудит кафедрасы мөдире, икътисад фәннәре докторы, профессор Гүзәлия Салих кызы Клычова белән бергә Татарстан Республикасының яңа Милли китапханәсенә бардылар.

Барлык студентлар да экскурсиядән канәгать калдылар. Студентларга монда уку өчен генә түгел, ял итү өчен дә кирәкле бөтен нәрсә бар.

Хәзерге вакытта бинада заманча һәм классик типтагы уку зоналары, балалар һәм музыка заллары, кафетерия бар. Бина тәрәзәләреннән Казансу елгасының яр буена искиткеч күренеш ачыла.

Фондта барлыгы 3 387 536 берәмлек документ исәпләнә, узган ел нәтиҗәләре буенча китапханә фондына 19 697 данә документ кергән. Шулай ук китапханәдә тел, әдәби клубларның очрашулары, мастер-класслар үткәрелә. Уку билетын алу өчен үзең белән бары тик паспорт кына кирәк.

Килергә киңәш итәбез!