Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаровның авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне белән котлавы

Хөрмәтле хезмәттәшләр, авыл хезмәтчәннәре һәм тармак ветераннары! Сезне чын күңелдән авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котлыйм!

Бүген без җирдә эшләүчеләргә, көн саен безне азык-төлек – икмәк, сөт, ит һәм яшелчәләр белән тәэмин итүчеләргә олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Бергәләп һәм оешкан рәвештә эшләү нәтиҗәсендә бүген агросәнәгать комплексы перспективалы һәм динамикалы үсә торган тармакка әверелде. Без халыкның төп азык-төлек продуктларына булган ихтыяҗын тулысынча канәгатьләндерәбез. Быел Татарстанда соңгы 12 ел эчендә рекордлы – 5,4 млн. тоннадан артык икмәк уңышы җыелды. Бу – республикабызга ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан аграрийлардан зур бүләк булды. Бик зур рәхмәт сезгә моның өчен!

Барлык казанышларның нигезен көндәлек хезмәт, җаваплылык, үз-үзеңне аямыйча эшләү, даими рәвештә алга бару һәм яңа, кыю карарларны ышанычлы гамәлгә кертергә әзер булу тәшкил итә.

Алда әле күп бурычлар тора:авыл хуҗалыгы җитештерүенең нәтиҗәлелеген арттыру, шул исәптән цифрлы технологияләр кертү, экспортны арттыру, терлекчелектә һәм үсемлекчелектә селекция эшен көчәйтү, фермерлык хәрәкәтен ныгыту һәм алга таба үстерү исәбенә дә. Безнең уртак максатыбыз – республиканың агросәнәгать комплексын югары нәтиҗәле һәм конкуренциягә сәләтле тармак итү, шул ук вакытта авылның уникаль мәдәниятен, традицияләрен, гореф-гадәтләрен һәм үзенчәлекле тормыш рәвешен саклап калу.

Без боларны булдыра алабыз, чөнки авыл хуҗалыгында тырыш, хезмәт сөючән һәм туган җирне чиксез яратучы, бу сыйфатларны балаларына, оныкларына һәм аннан соңгы буыннарга да күчерергә сәләтле гаҗәеп кешеләр эшли.

Бәйрәм белән сезне, хөрмәтле авыл хезмәтчәннәре һәм тармак ветераннары!

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров