Татарстан Республикасы Президентын һәм җирле үзидарә органнарына депутатлар сайлау

11, 12 һәм 13 сентябрьдә Татарстанда Республика Президентын сайлау һәм җирле үзидарә органнарына депутатлар сайлау узачак. Бердәм тавыш бирү көне 13 сентябрьгә билгеләнгән.

Сайлаулар өч көн барачак. Тавыш бирүнең төп көне – 13 сентябрь, ә 11 һәм 12 сентябрьдә алдан тавыш бирү оештырылды. Алда тавыш бирүнең берничә формасы карала: сайлау участокларында да, аннан читтә дә, шул исәптән ишегалларында да. Тавыш бирү формалары сайлауларны үткәрә торган сайлау комиссияләре тарафыннан билгеләнәчәк.

Тавыш бирү өчен үз участогыңның адресын ничек табарга була:

– Россия Үзәк сайлау комиссиясе рәсми сайтында һәм ТР Сайлау комитетының рәсми сайтында https://izbirkom.tatarstan.ru;

– «Россия картасында ТИК һәм УИК» интерактив картасында Россия ҮСК рәсми сайтында;

– дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетта.

Тавыш бирү өчен конкрет участокның адресын Россия ҮСКнең Мәгълүмат-белешмә үзәге белгечләреннән +8 (800) 200-00-20 номеры буенча белергә мөмкин (шалтырату бушлай).

Казан ДАУнда Р.Гәрәев ур., 62 йорт, адресы буенча Механикалаштыру һәм техник сервис институтында 271 нче номерлы сайлау участогы оештырылды. Гадәттәгечә, биредә университет җитәкчелеге, шул исәптән ректор Вәлиев А.Р., шулай ук бу участокта тавыш бирергә теләк белдергән студентлар да тавыш бирә.