Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министрлыгында семинар-киңәшмә узды

2021 елның 19 октябрендә Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министрлыгында социологик тикшеренүләр үткәрү кысаларында  “Татарстан Республикасының төрле буын яшьләре: ничек хезмәттәшлек итәргә. Хәзерге һәм киләчәк өчен яңа алымнар” семинар-киңәшмәсе узды.  Анда Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры Тимур Җәүдәт улы Сөләйманов катнашты.

Киңәшмә барышында «Sherpa S Pro» компаниясе җитәкчесе Шамис Евгения тикшеренү максатлары һәм гипотезалары, аны үткәрү формалары турында сөйләде, шулай ук Казан шәһәре, Әлмәт һәм Түбән Кама муниципаль районнарының яшьләр эшләре  органнары җитәкчеләре һәм белгечләре белән баш мие штурмы үткәрде.

Проект Казан дәүләт аграр университетының «Буыннар теориясе» югары һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе гранты кысаларында тормышка ашырыла, ул  “Россия яшьләре”  федераль агентлыгы тарафыннан ел саен оештырылган югары уку йортлары өчен грантлар конкурсында җиңүче булып тора.