Татарстан Республикасы югары уку йортларының беренче курс студентлары өчен Квиз-акция

2021 елның 17 ноябрендә Казан дәүләт аграр университетының Механизация һәм техник сервис институтында университетның тәрбия бүлеге белгечләре беренче курс студентлары өчен республика яшьләренең “Бирмәскә-алмаска!” коррупциягә каршы программасының  адмимнистраторы  Сусликова Валерия Сергеевна белән очрашу оештырдылар. Чарада механикалаштыру һәм техник сервис институты директоры урынбасары Иванов Б. Л. белән «Фәлсәфә һәм хокук» кафедрасы доценты Барсукова Р. С. катнашты.

Акциянең максаты –  беренче курс студентларының белем бирү процессында төп хокуклары һәм бурычлары турында хәбәрдарлык дәрәҗәсен күтәрү, шулай ук коррупциягә тискәре мөнәсәбәтнең кыйммәтен аңлау. Татарстан Республикасында яшьләр сәясәтен тормышка ашыруның өстенлекле юнәлешләренең берсе – яшьләрнең хокукый хәбәрдарлык дәрәҗәсен һәм грамоталылыгын арттыру.

Очрашу барышында студентларны коррупциягә карата тискәре карашка өндәделәр. Очрашу уен-Квиз рәвешендә узды, анда студентлар актив катнаштылар, шулай ук танып-белүгә ярдәм итүче фильмкарадылар. Квиз җиңүчеләре: Заппарова Айгөл, Обухов Роман, Базаева Карина, Рожков Влад һәм Шухратова Шоиста. Алар истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.