Татарстан Республикасында “Фермер мәктәбе” укыту проектында катнашу өчен конкурс сайлап алу тәмамлана

Татарстан Республикасында  “Фермер мәктәбе”  укыту проектында катнашу өчен конкурс сайлап алу тәмамлана, ул яңа финанс яктан тотрыклы һәм рентабельле фермер хуҗалыклары булдыруга, инде гамәлдә булган бизнесның нәтиҗәлелеген күтәрүгә, АПКда бизнес алып баруның иң яхшы практикаларын үстерүгә һәм алга этәрүгә юнәлдерелгән. Белем бирү программасын Россельхозбанк Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә оештыра. Укулар Казан дәүләт аграр университеты базасында узачак.

“Фермер мәктәбе” – яңа эш башлаучы фермерга бизнес алып бару нигезләрен нульдән башлап тулы көченә эшли башлаганчы үзләштерергә мөмкинлек бирә торган уникаль проект. Программа Шулай итеп төзелгән, укучылар фермер эшенең барлык аспектларын җентекләп өйрәнә. Бу елның язында без “Фермер мәктәбе” ндә лекцияләр курсы үткәрдек инде. Әлеге программа бик күп уңай фикерләр алды, шуңа күрә Татарстанда тагын бер укыту агымын эшләтеп җибәрү турында карар кабул ителде”, – дип сөйләде Россельхозбанкның Татарстан төбәк филиалы директоры Ләлә Кудерметова.

Укулар 20 октябрьдә башлана. Яшь фермерлар өчен “Кошчылык”, “Терлекчелек”, “Атчылык”, “Үсемлекчелек” юнәлешләре буенча теоретик дәресләр һәм күчмә практик мастер-класслар эшләнгән.

Түләүсез белем бирү программасында Татарстан Республикасының крестьян (фермер) хуҗалыклары башлыклары һәм шәхси ярдәмче хуҗалык хуҗалары катнаша ала.

“Фермер мәктәбе” ндә катнашу өчен 11 октябрьгә кадәр гариза һәм кирәкле документлар исемлеген, презентацияне һәм/яки видеороликны электрон адреска җибәрергә кирәк: sh.fermer_rt@mail.ru/

Катнашу шартлары белән тулырак Нигезләмәдә танышырга мөмкин: https://agro.tatarstan.ru/shkola-fermera.ht

#россельхозбанк Фермер мәктәбе