«Татарстан Республикасының иң яхшы студентлар хезмәт отряды» конкурсын бүләкләү тантанасы

2022 елның 17 февралендә, Россия Студентлар отрядлары көнендә, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында «Татарстан Республикасының иң яхшы студент хезмәт отряды»  конкурсын бүләкләү тантанасы узды.

17 февраль – дәүләт бәйрәме: Россия Студентлар отрядлары көне, Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинның 2015 елның 21 февралендәге 86 номерлы Указы нигезендә билгеләп үтелә. Нәкъ менә шушы көн Россиядә заманча студентлар отрядлары хәрәкәтен башлап җибәрү датасы булып санала, ул көнне Мәскәүдә Дәүләт Кремль сараенда «Россия Студентлар отрядлары»бөтенроссия яшьләр иҗтимагый хәрәкәте оештырыла.

Чараның дәрәҗәле кунаклары арасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, студентлар хезмәт отрядлары эшчәнлеген үстерү Ведомствоара координацияләү советы рәисе Ләйлә Фазлыева һәм республиканың яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов бар иде.

Конкурс 2021 елда башкарылган эшләргә йомгак ясый. Татарстан Республикасы Студентлар отрядлары тарафыннан барлыгы 7 шәхси һәм 13 команда номинациясендә 89 гариза бирелгән. Бу-эшчәнлекнең төрле юнәлешләре, югары һәм урта махсус белем бирү оешмаларының һәм муниципалитетларның студентлар отрядлары штабы, студентлар отрядлары җитәкчеләре һәм PR – белгечләре.

Чарага түбәндәге номинацияләр тәкъдим ителде:

 «2021 елда студентлар отрядларын үстерү буенча иң яхшы белгеч»,

 «2021 елда студентлар хезмәт отрядларын үстерү буенча иң яхшы белгеч», «2021 елда студентлар хезмәт отрядының иң яхшы мастер-методисты»,

 «2021 елда студентлар отрядының иң яхшы командиры»,

 «2021 елда студентлар хезмәт отрядларының иң яхшы комиссары»,

«2021 елда студентлар отрядлары штабының иң яхшы комиссары»,

«Комиссарлык эшчәнлеге буенча иң яхшы хезмәт отряды»,

«Иң яхшы мәктәп хезмәт отряды»,

 «ТР муниципаль берәмлегенең иң яхшы студентлар отрядлары штабы»,

«ТР югары белем бирү оешмасының иң яхшы студентлар отрядлары штабы», «ТР һөнәри белем бирү оешмасының иң яхшы студентлар отрядлары штабы».

Translate