Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру конкурсының бүләкләү тантанасы
24 декабрьдә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында 2021 елда Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру темасына фәнни-гамәли тикшеренү эшләре конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү булды. Конкурс «2015-2023 елларга Татарстан Республикасында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелде. Анда Казан ДАУ укытучылары һәм студентлары актив катнашты. Философия һәм хокук кафедрасы укытучысы Барсукова Рәмсия Сибахатулла кызы мактаулы III урынны яулады!
Котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!