Татарстанда «Фермер гранты» конкурсында җиңүчеләргә сертификатлар тапшырдылар

Бүген «Россельхозбанк» АҖ идарәсе рәисе Борис Листов һәм Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры урынбасары Оксана Лутова Фермер мәктәбе программасы буенча Казан дәүләт аграр университетында белем алган тыңлаучылар арасында Фермер гранты конкурсында җиңүчеләргә акчалата сертификатлар тапшырдылар.

Биектау районыннан Александр Павлов – сөт терлекчелеген үстерү проекты белән, Лаеш районыннан Елена Нигъмәтҗанова – кошчылык һәм Кайбыч районыннан Гөлназ Щукина ит терлекчелеге проекты белән җиңүчеләр булдылар.

“Хуҗалыкны оештыру барышында күп һәм даими укырга туры килә, чөнки хәзерге шартларда «сука» белән конкурентлыкка чыгып булмый. «Быел «Фермер мәктәбе» турында укыдым һәм проектта катнашырга булдым. Сайлап алуны узып, тыңлаучылар арасына эләктем. Уку нәтиҗәләре буенча, ветеринария һәм агрономия буенча күнекмәләр алдым, механизатор булдым һәм моның белән генә тукталып калырга җыенмыйм”, – дип сөйли «Фермер мәктәбе»н тәмамлаган Александр Павлов.

Татарстанда узган тантаналы чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов, Казан дәүләт аграр университеты ректоры Айрат Вәлиев һәм “Россельхозбанк” АҖенең Татарстан филиалы директоры урынбасары Вәсилә Муллина катнашты.

Татарстанда «Фермер мәктәбе» проекты беренче тапкыр гамәлгә ашырылды. «Сөт-ит терлекчелеге» һәм «Кошчылык» юнәлешләре буенча укулар Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм «Россельхозбанк» АҖенең Татарстан филиалы ярдәмендә Казан дәүләт аграр университетында узды. “Фермер мәктәбе” яхшы нәтиҗәләр бирде.

Ике ай дәвамында катнашучылар теоретик һәм практик белемнәр алдылар. Бизнес алып баруның юридик аспектларын, бухгалтерлык исәбен һәм хисаплылыкны, продукцияне сертификацияләүне, фермерлыкның чит ил тәҗрибәсен, нәтиҗәле сату ысулларын өйрәнделәр, финанс белемнәрен арттырдылар, бизнес-план төзеделәр һәм аны уңышлы якладылар, брендлау һәм алга этәрү, реклама кампаниясен башлап җибәрү, сайт һәм мобиль кушымталар булдыру, федераль һәм төбәк сәүдә челтәрләре белән эшләү үзенчәлекләрен, электрон сәүдә мәйданчыкларына, шул исәптән «Свое родное» һәм «Свое фермерство» маркетплейсларына чыгу мөмкинлекләрен өйрәнделәр. Теоретик белемнәр республиканың алдынгы авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә узган фермер хуҗалыкларында практик дәресләрдә беркетелде.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайтыннан