Татарстанда «Фермер мәктәбе» нең икенче агымын тәмамлаучылар дипломнар алды

Татарстанда Россельхозбанкның «Фермер мәктәбе» масштаблы белем бирү проекты кысаларында 40 кешене укыту тәмамланды, ул Казан дәүләт аграр университеты һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре базасында узды. Студентлар «Терлекчелек», «Кошчылык», «Атчылык», «Үсемлекчелек» юнәлешләре буенча белем алдылар.

«Фермер мәктәбе» – авыл хуҗалыгы өчен һөнәри кадрларны теоретик һәм практик яктан өйрәтү максаты белән республиканың авыл хуҗалыгы министрлыгы, профильле югары уку йорты, эре бизнес һәм фермерларның мөмкинлекләрен берләштерүче уникаль проект”, – дип билгеләп үтте сәламләү сүзендә Россельхозбанкның Татарстан төбәк филиалы директоры урынбасары Дмитрий Тептин.

Ике ай дәвамында катнашучылар теоретик әзерлекне генә алып калмыйча, фермер хуҗалыклары эшчәнлегенең хокукый аспектларын, финанс бизнес-модельләрен, маркетинг нигезләрен дә өйрәнә алдылар. Тыңлаучылар иң яңа агротехнологияләр белән таныштылар, тармакның алдынгы предприятиеләрендә укулар уздылар, эре холдинглар белән хезмәттәшлек итәргә өйрәнделәр.

«Фермер мәктәбе» аграрийларны цифрлы платформаларның өстенлекләреннән файдаланырга өйрәтте. B2B- үз Фермерлыгың платформасы хуҗалык алып бару өчен кирәкле барлык әйберләр: техника, хайваннар, орлыклар, ашламалар сатып алырга, хезмәткәрләрне табарга, кырларның дистанцион мониторингын тоташтырырга мөмкинлек бирә.

«Иң мөһиме, сервисларда теркәлгәнчегә кадәр үк без фикердәшләребез – авыл хуҗалыгында үз тәҗрибәләре белән уртаклаша ала торган кешеләребезне таптык», — дип, «Терлекчелек» юнәлеше буенча «Фермер мәктәбе»н тәмамлаган хис-кичерешләре белән Рөстәм Гобәйдуллин уртаклашты.

Татарстанда «Фермер мәктәбе» икенче тапкыр узды. Агымдагы елның язында 24 катнашучы «Сөт-ит терлекчелеге» һәм «Кошчылык» юнәлеше буенча укулар түләүсез нигездә узды.

«Россельхозбанк» АҖ – Россия агросәнәгать комплексына хезмәт күрсәтүнең милли кредит-финанс системасының нигезе. Банк 2000 елда төзелгән һәм бүген илнең агросәнәгать комплексының төп кредиторы булып тора, активлар һәм капитал күләме буенча иң эре һәм тотрыклы банклар, шулай ук Россиянең иң эре банкларының ышанычлылык рейтингы лидерлары арасына керә.

Translate