Татарстанда «Фермер мәктәбе» старт ала

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Фермер мәктәбе» укыту проектында катнашу өчен конкурс сайлап алуы башлану турында хәбәр итә. Программаны Россельхозбанк Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә гамәлгә ашыра. Укулар Казан ДАУ базасында узачак.

Мәктәп кысаларында Россельхозбанк нәтиҗәле фермер бизнесын төзүгә теоретик һәм практик өйрәтү, шулай ук үз эшен башлап җибәргән эшкуарларга квалификацияне күтәрү программасын әзерләде.

«Фермер мәктәбе» проекты яңа финанс яктан тотрыклы һәм рентабельле фермер хуҗалыклары булдыруга ярдәм итүгә, инде гамәлдә булган нәтиҗәлелекне күтәрүгә, АПКда бизнес алып баруның иң яхшы тәҗрибәләрен үстерүгә һәм алга этәрүгә юнәлдерелгән.

Конкурс сайлап алуында катнашу өчен 12 гыйнвардан 27 гыйнварга кадәр «сөт-ит терлекчелеге» яки «кошчылык» юнәлеше буенча презентация яки видеоролик әзерләргә һәм тутырылган гариза белән бергә электрон почтага җибәрергә кирәк: sh.fermer_rt@mail.ru Конкурс турында Нигезләмә һәм башка документлар белән тулырак министрлык сайтында танышырга мөмкин.

Һәр катнашучыдан бары тик бер проект кына тәкъдим ителергә мөмкин. Конкурс материаллары эксперт жюри утырышларында каралачак. Җиңүчеләр «фермер хуҗалыгы агробизнесы» 252 сәгатьлек һөнәри әзерләү программасы буенча бушлай укуга сертификатлар алачаклар, грант ярдәме алу өчен билгеләнгән үрнәктәге диплом биреләчәк.

Шулай ук агросәнәгать комплексының алдынгы предприятиеләрендә һәм Татарстанның иң яхшы фермер хуҗалыкларында стажировка узу, программада катнашучыларга алга таба да ярдәм итү чаралары каралган. Укулар 2021 елның 24 февраленә планлаштырылган.

pol.12.0120_shf_respublika20tatarstan-1Скачать