Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институтында

Казан ДАУ икътисад Институтының Б371-03 төркеме студентлары «Авыл хуҗалыгы продукциясен җитештергәндә сыйфат белән идарә итү» дисциплинасы кысаларында доцент Куракова Чулпан Малик кызы Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институтында булдылар. Анда 2020 елның 14-16 сентябрендә «Сөт һәм ит эшкәртүнең технологик тәэмин ителеше һәм сыйфатын тикшерү» программасы буенча квалификация күтәрү курслары уза. Тыңлаучылар алдында КДВМА профессорлары — Йосыпова Г.Р., Гайнуллина М. К, ТИПКА профессоры Нәфыйков М. М., Роспотребнадзор вәкилләре чыгыш ясадылар. «Тест — Татарстан» ҖЧҖ җитәкчесе Гогин Сергей Владимирович һәм аның командасының ит һәм сөтне сертификацияләү мәсьәләләре буенча чыгышлары аеруча кызыксыну уятты.