Татарстанның хәрби-тактик һәм экстремаль спорт төрләре буенча Спартакиада

2019 елның 31 октябрендә «Патриот» Республика спорт-патриотик һәм яшьләрне хәрби хезмәткә әзерләү үзәгендә Татарстан Республикасы югары уку йортлары һәм урта һөнәри уку йортлары студентлары арасында хәрби-тактик һәм экстремаль спорт төрләре буенча Спартакиада узды.

Чараны ТР яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, ТР мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР хәрби комиссариаты һәм ТР ДОСААФ региональ иҗтимагый оешмасы ярдәме белән «Патриот» республика спорт-патриотик һәм яшьләрне хәрби хезмәткә әзерләү үзәге оештырды.

Чараның төп максаты булып сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру, патриотизм һәм гражданлык хисләрен пропагандалау тора.

Спартакиада программасына streetball, фаертаг һәм дронрейсинг кебек дисциплиналар буенча ярышлар керде.

Барлык катнашучылар да истәлекле призлар һәм дипломнар белән бүләкләнде.