Татарстанның яшь галимнәре авыл хуҗалыгы өлкәсендә фундаменталь һәм гамәли характердагы фәнни тикшеренүләргә грантлар һәм премияләр алырга мөмкин

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстанда яшьләр фәнни грантлары һәм 2020 елга ТР премияләре конкурсына гаризалар кабул итү башланды. Грантлар каралган 20 фәнни юнәлеш арасында — агросәнәгать комплексы, туфракның уңдырышлылыгын яңадан торгызу, игенчелекнең адаптив-ландшафт системалары, ә премияләр буенча — авыл хуҗалыгы һәм табигатьтән файдалану бар.

Конкурста 35 яшькә кадәрге (җитәкчене дә кертеп) яшь галимнәр һәм (яки) яшьләр фәнни коллективлары катнаша ала.

Грантлар конкурсына фундаменталь һәм гамәли характердагы фәнни тикшеренүләргә, шулай ук приборлар һәм җиһазлар, методикалар, технологияләр һәм яңа фәнни-техник продукция эшләү һәм (яки) булдыру материаллары кабул ителә.

ТРның яшь галимнәре өчен Республика фәнни премияләренә фәнни эшләр (эшләр цикллары), фәнни тикшеренүләр өчен приборлар, методикалар һәм технологияләр эшләү һәм булдыру буенча материаллар, фәнни бурычларны куюда һәм хәл итүдә үзенчәлеклелекләре белән аерылып торган фәнни белемнәр үсешенә өлеш кертүче материаллар кабул ителә. Фәнни эшләр аларны бастырып чыгарганнан соң, тикшеренү нәтиҗәләрен бастырып чыгарганнан соң карауга кабул ителә.

Грант күләме – 250 000 сум.

Премия күләме – 44 000 сум.

Конкурсның шартлары һәм проектларны бирү тәртибе белән сылтама буенча (по ссылке) танышырга мөмкин.

Конкурста катнашу өчен гаризалар 2020 елның 20 гыйнварыннан 2020 елның 20 февраленә кадәр кабул ителә.