«ТАТПАТЕНТ» ИННОВАТОРЛАР ҺӘМ БИЗНЕС ӨЧЕН ЦИФРЛЫ ПЛАТФОРМАНЫ ТӘКЪДИР ИТҮ

2020 елның 17 июнендә 13.00 сәгатьтә виртуаль режимда «ТатПатент» платформасын тәкъдир итү булачак, ул инноваторларга һәм Татарстан Республикасы бизнесына инновацион карарлар һәм перспективалы проектларны булдыруда һәм эшләтеп җибәрүдә һәрьяклап ярдәм итәргә тиеш https://patentrt.ru/.

«ТатПатент» -Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәмендә 2018 елда «Татарстан фәнни-техник мәгълүмат үзәге» ТР ДУП тарафыннан төзелгән уникаль цифрлы платформа.

Агымдагы елда «ТатПатент» тулысынча модернизацияләнгән һәм Татарстан Республикасы икътисадының реаль секторы өчен глобаль сервис булып тора, ул түбәндәге юнәлешләрне берләштерә:

– проект офисы – монда инноваторлар командасы уникаль карарлар уйлап чыгара, инновацион идеяләрне грантлар алуга, уңышлы гамәлгә кертү һәм беренче сатуга кадәр җиткерә;

– республика һәм федераль эшкуарлыкка ярдәм күрсәтүнең актуаль чаралары;

– патент офисы һәм интеллектуаль милек буенча эшкуарлар, уйлап табучылар һәм фәнни җәмәгатьчелек бурычларын хәл итү өчен бердәм сервис;

– интеллектуаль милек объектларын теркәү буенча консалтинг;

– дәүләт хакимияте органнары һәм ведомстволары белән нәтиҗәле диалог өчен мәйданчык.

Презентациядә катнашу өчен түбәндәге сылтама буенча теркәлү узарга кирәк: https://tcnti.timepad.ru/event/1331333/