«ТопБЛОГ» премиясен үткәрү

«ТопБЛОГ»  – ул проект, анда әйдәп баручы блогерлар, экспертлар барлык теләүчеләргә шәхси аккаунтларны ничек үстерергә һәм үз социаль челтәрләре өчен кызыклы һәм якты контент ясарга тәкъдим итәчәкләр.

Без һәрберебезнең яңа медиа ярдәмендә уңышлырак булу мөмкинлеге барлыкка килүен телибез.

Проектта дүрт трек бар: Instagram, Тик Ток, ВКонтакте һәм Яндекс.Дзен.

Катнашучылар аларның берсен сайлыйлар һәм бу юнәлештә генә белем алалар.

Теркәлгәннән соң булачак топ блоггер биремнәр ала, аларны үтәгән өчен аңа лайклар күчерелә. Әгәр катнашучы укуны калдырса һәм дәресләрне сылтау табып  өзсә, киләсе этапларга уза алмый.

Иң сәләтле һәм тырышлар финалга барып җитә алачак. Җиңүчеләргә реклама контрактлары, озатулар һәм Россия шәһәрләре буенча блог-турда катнашу биреләчәк.

2022 елның 17 гыйнварына кадәр номинация этабы уза, ә инде 2022 елның 25 гыйнварында Студентлар көнен бәйрәм итү кысаларында Премиягә йомгак ясау тантанасы була. Яраткан блогерны номинацияләү өчен topblog.rsv.ru сайтына керергә һәм аның битенә ссылка җибәрергә кирәк. Премия яңалыкларын Instagram -ның @topblog_rsv аккаунтында да карарга була.

«ТопБЛОГ» премиясенең оештыручылары һәм генераль партнерлары – «Россия-мөмкинлекләр иле» АКБО, Мәскәү шәһәренең иҗтимагый элемтәләр һәм яшьләр сәясәте комитеты, «Русская Медиагруппа» АҖ һәм «Шәһәр»лояльлек системасы.

Translate