«Тормыш, фән, эволюция» (#vita_scientia_evolutio) халыкара интернет-акциясендә катнашыгыз һәм сертификатлар алырсыз!

Акция фән һәм технологияләр елына багышланган.  Соңгы ун елда тормыш сыйфатын үзгәрткән фәнни ачышлар һәм технологияләрне тасвирлаучы фотоматериалларны социаль челтәрләрдә басыгыз.

Акциянең төп тематик акцентлары:

– кешенең тормыш сыйфатын яхшырту,

– аграр технологияләр прогрессы,

– авыл территорияләрен үстерү,

– авыл хуҗалыгын автоматлаштыру, цифрлаштыру,

– үсемлекләрне үстерүнең һәм хайваннарны тотуның инновацион технологияләре,

– альтернатив энергетика.

Югары уку йортларының фәнни эшләнмәләрен, шулай ук инновацион дөньякүләм казанышларны күрсәтүче материаллар хуплана.

Фотоматериаллар (бер фәнни казанышның 3-5 фотосурәте):

— кыскача тасвирламасы (3 тәкъдимнән артык түгел: бу фото яки видеода нәрсә күрсәтелгән, аның функцияләре, нинди проблема хәл ителә);

– акцияиянең  #vita_scientia_evolutio #ГодНауки хештеглары һәм мәгариф учреждениеләре, аларның партнерларының үз хештеглары белән озатылырга тиеш;

– катнашучыларның теләге буенча публикацияләрдә күрсәтелә торган фәнни казанышларны җентекләп тасвирлап, интернет-сәхифәләргә сылтамалар күрсәтергә мөмкин;

– басылып чыккан материалларны  электрон почтага кабатлап җибэрегез info@kgsxa.ru;

Акция нәтиҗәләре буенча Интернет-мохиттә барлык басылган фотоматериалларны берләштерүче гомуми видеоролик чыгару планлаштырыла. Ролик акцияне оештыручыларның рәсми битләрендә һәм, теләге буенча, катнашучылар битләрендә урнаштырылачак.

Фотоматериалларны кабул итү вакыты 08.09.20021-25.09.21. Акциягә йомгак ясау-30.09.21.

Акциядә катнашучылар электрон сертификатлар алачак. Сертификатлар болытлы дискта урнаштырылачак, сылтамалар югары уку йортларының матбугат хезмәтләренә хәбәр ителәчәк.

#vita_scientia_evolutio #ГодНауки

Translate