Россельхозбанк кечкенә фермер предприятиеләре өчен «Үз фермерлыгың» цифрлы сервислар экосистемасын эшләгән

5 минут эчендә интернет-кибетне ничек бушлай эшләтеп җибәрергә?

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, аграрийлар өчен әйдәп баручы банк – Россельхозбанк кечкенә фермер предприятиеләре өчен «Үз фермерлыгың» («Своё фермерство») цифрлы сервислар экосистемасын эшләгән.

Система уңышлы агробизнес алып баруда ярдәм итү өчен булдырылган һәм фермерлар җитештерә торган авыл хуҗалыгы продукциясен сату өчен маркетплейсны үз эченә ала. Система күптән түгел генә эшли башлауга карамастан, ул бик тиз популярлык казана. Бүгенге көндә Татарстанның 70 фермеры «Үз фермерлыгың» мәйданчыгында теркәлгән инде. Хәер, биредә теләсә кайсы фермер үзенең интернет-кибетен бушлай ачарга, үз товарлары белән витрина булдырырга һәм заказларны алырга мөмкин. Продукцияне турыдан-туры кулланучыларга сата башлау өчен, сылтама буенча (ссылке) гына узарга кирәк.

Мәйданчыкта персонал сайлау мөмкинлеге бар. Ресурста резюмелар базасы бар, анда кирәкле хезмәткәрләр табарга, шулай ук вакансияләрне бастырырга мөмкин.

Шулай ук авыл хуҗалыгын алып бару өчен товарлар, шул исәптән орлыклар сайлау мөмкинлеге дә мөһим үзенчәлек булып тора.

«Үз фермерлыгың» экосистемасы кысаларында Татарстан эшкуарларына тагын берничә файдалы сервис тәкъдим ителә: ветеринар һәм зоотехникның онлайн-консультациясе, агротехнологияләр картасы, авыл хуҗалыгы белән идарә итү, шулай ук эшкуарларга үз эшләрен нәтиҗәле алып барырга ярдәм итүче башка бизнес-сервислар.

Продуктны куллану мөмкинлекләре һәм шартлары турында тулырак мәгълүматны Россельхозбанкның Татарстан филиалының теләсә кайсы бүлегендә яки 8(800)100-0-100 телефонына шалтыратып белергә мөмкин.