ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «ТР аграр яшьләр берләшмәсе» төбәк иҗтимагый оешмасының «Республика йөрәгеннән талантлар: яшьләр/проектлар/тарихлар» проекты старт алуы турында хәбәр итә

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе» төбәк иҗтимагый оешмасының «Республика йөрәгеннән талантлар: яшьләр/проектлар/тарихлар» проекты старт алуы турында хәбәр итә. Аның кысаларында без агросәнәгать тармагында үз урынын тапкан яшь кешеләр, авылда эшләү турында сөйләячәкбез.

Проектның беренче герое – Буа районының «Кыят» җәмгыятеннән яшь комбайнчы, Казан ДАУның механикалаштыру факультетын тәмамлап, туган хуҗалыгына әйләнеп кайта.

“Киләчәктә кем булырга теләвемне, мин 6 яшемдә әтинең гаражда трактор җыюын күргәч, аңладым,” – дип искә ала ул. Беренче тапкыр комбайн руленә 13 яшендә утыра, комбайнчы ярдәмчесе була, аннары комбайнчы булып эшли.  

Хәзер Александр хуҗалыкта техник хезмәт күрсәтү һәм авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау буенча инженер звеносы җитәкчесе булып эшли. Тугызынчы ел инде урып-җыюда комбайнчы да.

Грачевлар династиясе озак еллар инде авылдашлары өчен үрнәк булып тора. Урып-җыюда гомер буе ата-бабалары, әти-әниләре, туганнары хезмәт куя. Бүгенге көндә гаилә эшен үсеп килүче буын дәвам итә. Александр Грачев Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының «Иң яхшы комбайнчы» республика конкурсында берничә тапкыр җиңүче һәм призер булды.

«Хәзер яшьләр авылда аз, барысы да туган авылына кайтмый. Эш тузанлы һәм пычрак булса да, йокың туймаса да — эшлисең. Һәм мин үз эшем белән горурланам!» – ди Александр Грачев.

Проектта катнашу һәм үз тарихыңны сөйләү өчен резюме түбәндәге адреска юллый аласыз: amo-rt@mail.ru

Белешмә өчен.

«Кыят» ААҖ – махсуслаштырылган орлыкчылык хуҗалыгы. «Татарстанның элиталы орлыклары» ассоциациясе составына 1998 елдан, шулай ук «селекционерлар һәм орлыкчыларның милли берлеге» нә (Мәскәү шәһәре) керә. Бүгенге көндә “Кыят” ААҖ 7123 га мәйданда җитештерү эшчәнлеге алып бара, шул исәптән 6665 га авыл хуҗалыгы җирләре, шул исәптән 4198 га сөрүлек җирләре. Эре предприятие коллективында йөздән артык кеше эшли, алар бөртекле һәм кузаклы культураларның элиталы орлыкларын җитештерәләр һәм саталар.