ТР Югары уку йортлары спартакиадасы исәбенә мини-футбол буенча ярышлар узды

26-28 апрельдә Казанның ишкәк ишү төрләре үзәгенең спорт залында ТР югары уку йортлары спартакиадасы исәбенә мини-футбол буенча ярышлар узды. Ярышларда икенче төркем югары уку йортларының 4 командасы катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча Казан ДАУның Яруллин А.Г. җитәкчелегендә җыелма командасы беренче урынны яулады.

Спортчыларыбызны котлыйбыз! Спортта, укуда һәм шәхси тормышта уңышлар телибез.