«Транспорт гранты-2019» конкурсы старт алды!

«Транспорт гранты» республика конкурсы быел зур үзгәрешләр белән кайта: финанслау 30 млн сумнан 60 млн сумга кадәр арткан. Транспорт чыгымнарына компенсация алу өчен үз мәгариф оешмасында җаваплы затка гариза бирергә кирәк. (җаваплының контактын һәм гаризалар җыю урынын күрсәтергә).

Грант алучылар белем бирү оешмасында эксперт комиссиясе тарафыннан билгеләнә.

Конкурста катнашу өчен «социаль мохтаҗ» һәм/яки «социаль актив» категорияләренә туры килергә кирәк. «Социаль мохтаҗ» категориясе грант алуда өстенлеккә ия.

«Социаль мохтаҗлар» категориясендә көндезге формада белем алучы (РФ гражданнары), гаиләнең җан башына уртача кереме 20 мең сумнан артмаган студентлар катнаша ала.

Гаиләнең җан башына уртача кереме турында белешмә алу өчен факттагы яшәү урыны яки теркәлү урыны буенча дәүләт казна учреждениесенең «Республика матди ярдәм үзәге» бүлегенә мөрәҗәгать итәргә һәм «социаль мохтаҗ» категориясенең туры килүен раслаучы белешмә алу өчен кирәкле документлар җыярга кирәк. Әлеге белешмә белән үз белем бирү оешмасында сайлап алуны үткәргән өчен җаваплы затка гариза тапшырырга кирәк.

«Социаль актив» категориясендә көндезге формада белем алучы (РФ гражданнары яки чит ил гражданнары) белем бирү оешмасының фәнни, иҗтимагый, иҗади яки спорт эшчәнлегендә катнашучы академик бурычсыз студентлар катнаша ала.

Әлеге категориядә катнашу өчен үз мәгариф оешмасында конкурсны уздыру өчен җаваплы затка 2019 елда казанышлары белән гариза һәм портфолио тапшырырга кирәк.

Тулырак мәгълүмат:

https://vk.com/transgrant
https://vk.com/@studgrant-faq-dlya-uchastnika-transportnogo-grant