«#Трудкрут» Бөтенроссия студентлар отрядларының һөнәри осталык конкурсы
Казан дәүләт аграр университеты студентлары командасы «Россия Студентлар отрядлары» бөтенроссия яшьләр иҗтимагый оешмасының «#Трудкрут» Бөтенроссия студентлар отрядлары һөнәри осталык конкурсында катнашты.Конкурс 2021 елның 7 декабреннән 9 декабренә кадәр Воронеж шәһәрендә «Воронеж ДАУ» ЮҺБ ФДБМУ базасында узды.
Конкурста Россиянең алдынгы аграр вузларыннан 20 команда катнашты.
Казан ДАУ командасы «Тракторлар, автомобиль төзелеше һәм технологик процессларның куркынычсызлыгы» бүлеге башлыгы Р. Н.Азизова җитәкчелегендә түбәндәге составта чыгыш ясады: Г. Шәфигуллин. Т. (Механизаөия һәм техник сервис Институтының 1 нче курс студенты), Семенов П. Г. (Агробиотехнологияләр һәм җирдән файдалану институтының 2 ел уку аспиранты), Ишморатова А. Н. (Урман хуҗалыгы һәм экология факультетының 4 нче курс студенты), Заманова Л. Р. (Агробиотехнологияләр һәм җирдән файдалану институтының 4 нче курс студенты), Ганиева Р. М. (Агробиотехнологияләр һәм җирдән файдалану институтының 4 нче курс студенты) һәм Алимова В. А. (Агробиотехнологияләр һәм җирдән файдалану институтының 3 нче курс студенты).
Безнең команда теоретик, иҗади һәм гамәли бурычларны үтәгәндә яхшы белемнәр күрсәтте.
Конкурс нәтиҗәләре буенча шәхси зачетта Шәфигуллин Г.Т. «Агроинженерия» номинациясендә 1 нче урынны, Семенов П.Г. «Агрономия» номинациясендә 2 нче урынны һәм Ганиева Р.М. «Җир төзелеше» номинациясендә 2 нче урынны алды.
Конкурс студентларга практик тест биремнәрен үтәүдә иҗади сәләтләрен ачарга мөмкинлек бирде. Моннан тыш, конкурс күзаллауларны киңәйтергә, яңа кызыклы кешеләр, башка югары уку йортлары студентлары белән танышырга ярдәм итте