“Туган җир” аграр югары уку йортларының V Бөтенроссия патриотик слеты

2021 елның 9-12 сентябрендә Волгоград дәүләт аграр университеты базасында Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы “Туган җир” V Бөтенроссия патриотик клублар һәм аграр югары уку йортлары берләшмәләре слеты узды.

Оештыру-тәрбия эшләре идарә начальнигы Мостафин Әнәс Әмин улы һәм яшьләр белән эшләү бүлеге начальнигы Хөсәенов Раил Камил улы актив катнаштылар.