«Тулпар» стадионында ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары арасында студентлар регби лигасының икенче этабы узды

22-23 май көннәрендә «Тулпар» стадионында ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары арасында студентлар регби лигасының икенче этабы узды.

Ярышларда 8 ир-ат һәм 9 хатын-кыз командалары катнашты. Казан ДАУның ир-атлар җыелма командасы, барлык көндәшләрен җиңеп, һәм финалда ПГУФКСиТны 12:10 исәбе белән җиңеп, беренче урынны яулады. Ике этап нәтиҗәләре буенча Казан ДАУ командасы, очколар саны буенча ПГУФКСиТны алга уздырып, икенче урынны алды.

Казан ДАУ хатын-кызлар командасы җиденче урынны алды. Беренче көнне КАИ һәм КФУга оттырса да, икенче көнне КДМУны һәм КХТИны отты.

Студентларыбызны котлыйбыз һәм киләчәктә дә укуда һәм спортта уңышлар телибез.