Укучыларны «Киләчәкне бергә төзибез» проектына чакырабыз

«ИННОКАМ» ассоциациясе 8-11 сыйныф укучыларын «Киләчәкне бергә төзибез» проектында катнашырга чакыра.

Син талантлы, дөньяны яхшыга үзгәртергә һәм уңышлы карьера төзергә телисеңме? Техник яки социаль өлкәдә тормышка ашырырга хыялланган үз проектың бармы? Катнашу өчен сайлап алу конкурсларының берсендә теркәлергә кирәк: «ХХІ гасыр Кулибиннары» республика олимпиадасы яки 2020 елгы Талантлар университетының проект олимпиадасы. Конкурсларга теркәлү якын арада сайтларда игълан ителәчәк http://www.oirrt.ru/ и  https://utalents.ru/. Без яңа материаллар эшләү һәм сәнәгать технологияләрен камилләштерү буенча проектлар, циркуляр икътисадны формалаштыру һәм киләчәк шәһәрләрен төзү өчен социаль һәм технологик карарлар көтәбез.

Конкурслар кысаларында белем бирү программасы үз идеяңне стартап дәрәҗәсенә кадәр җиткерергә, кластер сәясәте нигезләрен үзләштерергә, эшкуарлык һәм коммуникатив күнекмәләрне киңәйтергә ярдәм итәчәк.

Эксперт бәяләве нәтиҗәләре буенча иң яхшы проектлар булган командаларны TCI Global 2020 конференциясенең яшьләр программасында катнашачаклар, ул Казанда 2020 елның октябрендә узачак. Программа кысаларында мастер-класслар һәм халыкара экспертлар, танылган блогерлар, эре предприятиеләр һәм венчур фондлары вәкилләре, сәясәтчеләр белән аралашу оештырылачак. Бу синең өчен потенциаль инвесторлар алдында үз проектыңны тәкъдим итү мөмкинлеге.

Конференциянең яшьләр программасында катнашу бушлай, яшәү һәм туклануны «ИННОКАМ» ассоциациясе оештыра.

Проект инновацияләргә ярдәм фонды финанс ярдәме белән тормышка ашырыла.

Белешмәләр өчен телефон: (843) 238-18-00, 238-26-23.